Якты юл
  • Рус Тат
  • Людмила Хафизованы 55 яшьлек юбилее белән «Кояшкай» балалар бакчасы коллективы котлый!

    --, 10 июль 2020 - 11:15
    222
    0
    0

    Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Мусабай Завод авылының «Кояшкай» балалар бакчасы коллективы лаеклы ялдагы хезмәткәребез Людмила Михайловна Хафизованы 55 яшьлек юбилее белән котлый. 

    Хөрмәтле Людмила Михайловна! Сез күпләр сокланырлык тормыш юлы узасыз, гомерегезне балалар тәрбияләүгә багышлагансыз. Коллективыбызда озак эшләмәсәгез дә, сез инде үз кеше. Балалар белән тиз арада уртак тел таптыгыз, ата-аналарның да хөрмәтен яуларга өлгердегез. Без хезмәттәшләрегез дә Сезнең белән борчуларыбызны да бүлешәбез, шатлыкларыбызны да уртаклашабыз.
    Ирегез белән кулга-кул тотынып, ике бала үстергәнсез. Бүген оныкларыгыз сөендерә. Уңган хуҗабикә, изге күңелле, ярдәмчел кеше Сез. 
    Гомер бәйрәмегездә без Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, балалар игелеге телибез. Гел шулай тормыштан тәм табып, актив булып, якыннарыгызны сөендереп яшәгез. 

    Ак карлардай ап-ак бәхет телибез,
    Озын булсын гомер юлыгыз.
    Шул гомерне ныклы саулык белән,
    Борчу-мәшәкатьсез узыгыз.
    Тыныч булсын күңелегез,
    Эшләрегез барсын, гөрләсен.
    Гомер буе Сезнең йөрәгегездә
    Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: