Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Любовь Лаврентьеваны 50 яшьлек юбилее Борды урта мәктәбе коллективы котлый!

14 ноября 2018, 09:40

795

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты, Борды урта мәктәбе коллективы, мәктәптә башлангыч класс укытучысы булып эшләүче Любовь Петровна Лаврентьеваны 50 яшьлек юбилее белән котлый. 
Хөрмәтле Любовь Петровна! Күркәм бәйрәмегез уңаеннан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Гомерегезне авыр, әмма кирәкле хезмәткә багышлагансыз. Сайлаган хезмәтегезне яратып, бирелеп, зур җаваплылык белән башкарасыз. Бөтен көчегезне балалар тәрбияләүгә куйган зат буларак, эчкерсез, ихлас, тырыш булуыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай ярдәмчел, изге күңелле булып калыгыз.
Сезгә гомернең озынын, бәхетнең зурысын, шатлыкларның олысын, сәламәтлекнең ныклысын телибез. Эшегездә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Гаилә иминлеге, балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп, Михаил абый белән озак еллар бергә яшәргә язсын.

Сезгә насыйп булган бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
Бәхет чишмәләрегез мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев