Якты юл
  • Рус Тат
  • Ләйсәния Авзалованы юбилее белән котлыйбыз!

    --, 1 ноябрь 2019 - 12:10
    65
    0
    0

    Актаныш районы Күҗәкә авылында туып-үскән, бүген Иске Байларда яшәүче кадерле әбиебез Ләйсәния Әбелгас кызы Авзалованы чын күңелдән күркәм юбилее белән котлыйбыз. 
    Безнең әбиебез гомерен балалар укыту һәм тәрбияләүгә багышлаган кеше. Наил бабабыз аны гомерлек яр итеп Иске Байлар авылына алып кайткан. Сабыр холыклы, тыйнак, тырыш, кешеләр белән җиңел аралашучы яшь киленне авыл үз кызы итеп кабул иткән. Һәм әбиебез гомере буе шушы авылга тугры булып калган. Бабай белән җирдә нык басып торучы өч бала үстергәннәр. Әбием бик моңлы кеше дә, авылның җәмәгать тормышында да актив катнаша. Күп еллар алар бабам белән «Әллүки» фольклор ансамбленә йөрделәр. Әбиебез «Якты юл» газетасының да актив хәбәрчесе. Авылда нинди генә сөенечле вакыйга булмасын, ул райондашлар белән уртаклаша.
    Ләйсәния әбиебезнең бөтен яшәеше безгә матур үрнәк. Тик менә гармунчы бабаебыз гына кыска гомерле булды. Әбиебез бүген ялгызы гомер кичерә, катлаулы операциядән соң кабат актив тормыш белән яши. Без аны бик яратабыз, сәламәтлек, хәерле гомер, рух ныклыгы бирсен Ходай аңа. Матур, бәхетле картлык телибез сиңа, әбиебез!

    Яшьнәп яшәү сиңа көч өстәсен,
    Гел йолдыздай балкы нур чәчеп.
    Син булганда көчле, канатлы без,
    Синдәй олы зат булу зур бәхет.

    Сине яратып, иң изге теләкләр белән, Назилә, Данияр, Ләйлә. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: