Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ләйсән Ямалиеваны 50 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

25 октября 2019, 10:40

656

0

0

Теләнче Тамак авылында туып-үскән, бүген дә шунда гомер итүче кадерле кешебез Ләйсән Флер кызы Ямалиеваның күркәм бәйрәме – 50 яшьлек юбилее. Аны чын күңелдән бәйрәме белән тәбриклибез, матур теләкләрне юллыйбыз. 
Хөрмәтле Ләйсән апабыз! Сиңа гомерләрнең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын телибез. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың.
Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа. Яшьли тол калып, ялгызың ике бала үстердең, җил-яңгырлар тидермичә, аларга яхшы тәрбия, югары белем бирдең. Без синең белән горурланабыз! Мең яшә!

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сина мул гына.
Без телибез сина ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.

Иң изге теләкләр белән абыйларың Фаяз, Фазыл, апаң Фәйрүзә, каенэнең Радик, каенсеңлең Гөлназ. Безнең теләкләргә улың Илназ, кызың Гүзәл, кияү һәм киленнәрең дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев