Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ләйсән Хәйретдинованы 90 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

20 января 2021, 11:30

510

0

0

Ләйсән Хәйретдинованы 90 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

Сарман районы Димитарлау авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Тукай районы Теләнче Тамак авылында гомер итүче кадерле кешебез Ләйсән Харис кызы Хәйретдинованың бүген олы юбилее – 90 яшь тулган көне. 

Кадерлебез! Сине якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең – туган көнең белән тәбриклибез. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Аллаһ биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәргәнсең, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың. Кадерлебез! Гомер бәйрәмең көнендә сиңа иң изге, иң якты, иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Син киңәшчебез дә, таянычыбыз да, терәгебез дә. Йөзең ачык, күңелең киң синең. Безнең өчен кайгырып, безгә ярдәм итеп яшәвең өчен сиңа олы рәхмәтләребезне белдерәбез.
Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрчак аяз, киләчәгең матур, кояш кебек якты булсын. Без сине бик яратабыз!

Иң изге теләкләр белән улларың, киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X