Якты юл
  • Рус Тат
  • Ләйсән Хөснетдинованы 50 яшьлек юбилее белән «Ак каен» балалар бакчасы хезмәт коллективы котлый!

    --, 13 ноябрь 2019 - 10:10
    68
    0
    1

    Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Түбән Суыксу авылының «Ак каен» балалар бакчасы хезмәт коллективы бакчабызда пешекче булып эшләүче Ләйсән Рифнур кызы Хөснетдинованы гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее белән кайнар котлый.
    Хөрмәтле Ләйсән Рифнуровна! Аз гына вакыт эчендә Сез хезмәтегезне яратуыгыз, җиренә җиткереп башкаруыгыз белән коллективыбызда зур ихтирам яуларга өлгердегез. Күңел җылыгызны кушып пешергән ашларыгызны ачык йөзегез белән безгә бүлеп биргәндә, алар тагын да тәмләнә кебек. Алтын кулларыгыз, төгәллегегез, мөлаемлыгыгыз, җаваплы булуыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә. Коллективыбызның хөрмәтле хезмәткәре булып, киләчәктә дә бергә-бергә татулыкта эшләргә насыйп булсын.
    Гаиләгездә дә Сез ирегезгә ышанычлы тормыш юлдашы, балаларыгызга кадерле әни. Якыннарыгыз Сезне һәрвакыт шулай яратып, хөрмәт итеп яшәсен, матур көннәр генә насыйп булсын. Тормышыгызны иминлектә, сау-
    сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә гаиләгезнең, туганнарыгызның, якыннарыгызның, дусларыгызның шәфкатен, мәрхәмәтен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәерле, тыныч тормышта гомер итәргә язсын. һәрчак шулай елларга баш бирмәс, тормыш сөючән булып калыгыз. 

    Илледә бит гомер йомгагының
    Тик яртысы гына сүтелгән.
    Әле алда зур бәхетләр күптер
    Язмыштан бүләк ителгән.
    Үткәннәргә үкенмәслек итеп
    Яшәгәнсез – күпләр соклана.
    Муллык, бәхет юлдаш булсын һәрчак
    Яшәгәндә якты дөньяда.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: