Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ләйсирә Мулланур кызы Закированы Әниләр бәйрәме белән котлыйбыз!

25 ноября 2018, 09:05

660

0

0

Иштирәк авылында гомер итүче кадерле әниебез Ләйсирә Мулланур кызы Закированы чын куңелдән Әниләр бәйрәме белән котлыйбыз. Без сине чиксез яратабыз, хөрмәт итәбез, әни! Дөньядагы иң изге теләкләрне юллыйбыз. 
Сина нинди генә жылы сүзләр әйтсәк тә, нинди генә яхшылыклар эшләсәк тә, аз булыр сыман. Сез Әти белән бергә тигез канат булып, ике ул тәрбияләп үстердегез, безне олы тормыш юлына бастырдыгыз, хәзер инде татлы җимешләрегез – оныкларыгызны тәрбияләүдән ямь табып яшисез.
Безнең әни бар яктан да уңган, гаиләдә дә, һөнәри яктан да бик булган кеше. Озак еллар Иштирәк авылы үсешенә хезмәт куйды, авыл җирлегендә баш хисапчы, авыл советы җитәкчесе урынбасары, соңгы елларда балалар бакчасы мөдире булып эшләде, балаларга күңел назын өләште.
Рәхмәт сина, бу дөньяда син булганга без бәхетле, ялларда тәмле ашларыңны, бәлешләреңне сагынып кунакка киләбез. Син безнең өебезнең яме, безнең таянычыбыз. Күңелеңдә булган бар җылылыгыңны, назыңны безгә багышлаганга рәхмәт! Безне куандырып, тормыштан ямь, рәхәт табып бик озак яшәсәң иде әле, әни. Син безгә бик кирәк! 

Бәхетле тормышлар теләп,
Бездән аерылмаска теләп,
Саубуллашып калучы,
Сагынып хатлар салучы,
Куанып каршы алучы,
Әниебез бар шул безнең.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, улларың, киленнәрең һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев