Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ләйлә Зайцеваны 50 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

22 февраля 2020, 08:20

447

0

0

Ләйлә Зайцеваны 50 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

Аулаш авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, сөекле әниебез Ләйлә Хатыйп кызы Зайцеваның 22 февральдә 50 яшьлек юбилее. Әлеге күркәм бәйрәме белән тәбрикләп, аңа иң изге теләкләрне юллыйбыз.
Җиһанның бөтен гүзәллеген үзенә җыйган газизләрдән-газиз тормыш иптәшем, яраткан әниебез! Олы йөрәкле, киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел, сабыр холыклы, тормыш җилләре какканда ышыкланыр, сыеныр учагыбыз син. Тәмле ашларың, якты йөзең, без дип янып-көеп яшәвең өчен рәхмәт сиңа. Янәшәбездә безне кайгыртып яшәүче кешебез булу белән без чиксез бәхетле. 
Кадерлебез, син озак еллар төгәллек, гаделлек, сабырлык, җаваплылык сорый торган укытучы хезмәтен бөтен күңелеңне, йөрәк җылыңны биреп башкарасың. Тырыш, максатчан булганың өчен укучылар һәм ата-аналар хөрмәт итә сине, авылдашлар арасында да абруең зур. 
Гомереңнең һәр мизгеле шатлыклар гына алып килсен. Пар канатларыбыз каерылмасын, тигезлектә, муллыкта гомер җәйләрен, көзләрен, кышларын бергә үтәргә насыйп булсын, бер теләктә, бер сулышта, балаларның куанычларын күреп, сөенеп яшәргә язсын. 

Озак еллар язсын иде безгә
Кадерлем дип дәшәргә.
Кайгы күрми, бары шатлык белән
Бергә-бергә имин яшәргә.

Сине яратып, тормыш иптәшең Валерий, балаларың Виталий, Аделина, Венер. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев