Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Линүзә Нәбиуллинаны 50 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

23 января 2021, 09:00

622

0

0

Мусабай-Завод авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Яна Бүләк авылында яшәүче кадерле туганыбыз Линүзә Хатыйп кызы Нәбиуллинаның 23 январьда 50 яшьлек юбилее. 

Кош балаларыдай бергә үстек
Әти-әни корган ояда.
Туган йортта үткән бәхетле чор
Башка буламы соң дөньяда?!
50 яшь ул әле гомерләрнең 
Бары тик беренче яртысы.
Синең киләчәкне бизәп торсын
Гомер кояшының яктысы.
Төс-кыяфәт, буй-сын – бар да килгән,
Фәрештәнең син нәкъ үзедер.
Раилеңнең җанын эретүче
Саф күңелең, җылы сүзеңдер.
Бәхет-тәүфыйк белән үскән өч кызыгыз – 
Гаиләгезнең иң зур бәхете.
Янәшәңдә якыннарың булу –
Сәламәтлек һәм җан рәхәте.
Тигез озын гомер, бәхет сезгә,
Һәрчак шулай матур булыгыз!
Безнең теләк, шөкер, кабул була – 
Һәрчак уңар тормыш юлыгыз!

Якты киләчәк һәм бәхет теләп, әниебез, барлык туганнар. Безнең теләкләргә тормыш иптәшең, кызларың, кияүләрең, оныкларың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев