Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Лилия Мирзаһитова 55 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

26 января 2020, 11:45

457

0

0

Иске Дөреш авылында туган, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшәүче кадерле кешебез Мирзаһитова Лилия Габдулла кызын 55 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез.
Ул бүгенге көндә үзенең сайлаган һөнәре буенча Тукай район дәваханәсендә неврология бүлегендә шәфкать туташы булып эшли.
Аңың яшьлектә яратып сайлаган хезмәте күңел халәтенә дә килешеп, тәңгәл килеп тора. Лилия Габдулла кызының күркәм сыйфатлары санап бетергесез. Ачык йөзле, ярдәмчел, мәрхәмәтле туганыбызга без һәрдаим рәхмәтле. Авырлык килгәндә без аңа мөрәҗәгать итәбез. Беркайчан да зарланмый, вакыты белән исәпләшмичә, тизрәк ярдәмгә ашыга. Мәңге шулай кешелекле һәм шәфкатьле булып калсын. Без аның хуҗабикә буларак тырышлыгына, уңганлыгына да сокланып туймыйбыз, ирешкән уңышларына сөенәбез. Уллары да үзе кебек тырышлар, акыллылар. Тормыш иптәше Рим белән корган гаилә учагы да күпләр сокланырлык җылы, дуслар-туганнарны үзенә тартып тора. Йомшак күңелле, олы йөрәкле туганыбыз безгә яшәргә көч, туар көнгә ышаныч уята.
Киләчәктә дә тигез канат белән улларың хөрмәтенә, игелегенә күмелеп яшә.

Бакчаларда кошлар сайрап туймый,
Сине котлап туган көнеңдә.
Җир йөзендә булган изгелекләр
Сыйган синең күңел түренә.
Син бит безнең һәммәбезгә
Якты кояш, нурлы ай кебек.
Бәхет-шатлык, ныклы сәламәтлек
Юлдаш булсын сиңа гомерлек.

Иң изге теләкләр белән апаң Сәрия, абыең Заһидулла гаиләсе, балаларың, тормыш иптәшең Рим дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X