Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Лилия Әбделминованы 50 яшьлек юбилее белән «Энергетик» мәдәният сарае директоры Гөлзада Рзаева котлый!

15 мая 2020, 10:10

447

0

0

Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда кадрлар һәм милли мәдәниятне үстерү бүлекләрен җитәкләүче, Тукай районының Боерган авылы кызы Лилия Фәрит кызы Әбделминованы ихлас йөрәктән 50 яшьлек юбилее белән котлыйм.
Хөрмәтле Лилия Фәритовна! Бүген тормыш күгегездә 50 дигән матур сан балкый. Ул кеше гомеренең алтын урталыгы, туктап бераз тын алыр, ирешелгән уңышларны барлар вакыт. Сез бу яктан бик бәхетле. Гомерегез мактаулы хезмәт юлы белән үрелгән, гаилә тормышыгыз сокланырлык.
Сез бар гомерегезне мәдәнияткә багышлаган кеше. Район культура бүлегендә эшләгәндә дә, шәһәрдә хезмәт куйганда да ярдәмчел, кешелекле булуыгыз, һәр эшне төгәл итеп, җиренә җиткереп башкаруыгыз белән абруй казандыгыз. Киләчәктә дә сынатмагыз, алгы сафта булыгыз, көч-куәтегез ташып торсын. Куйган максатларыгызга ирешергә насыйп булсын, сәламәт булып, алга таба матур итеп эшләргә, уңышларга ирешергә язсын. 
Бу дөньяның бар ямен тоеп, бар тәмен татып, яшисе килеп яшәгез, эшлисе килеп эшләгез. Алтын көзләрне дә тормыш иптәшегез белән тигезлектә каршылагыз, балаларыгызның, оныкларыгызның бәхетен-тәүфыйгын күрегез. Олы юбилеегыз котлы, туар таңнарыгыз өметле, гомерегез озын булсын. Җан тынычлыгы белән, бәхетле гомер кичерегез.

Язмышыгыз матур бер җыр сыман,
Исәнлекләр Сезгә телибез.
Ак бәхетләр, зур шатлыклар гына
Алып килсен туган көнегез.

Ихтирам белән «Энергетик» мәдәният сарае коллективы исеменнән директоры Гөлзада Рзаева.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев