Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әлфия Сөнгатуллинаны 70 яшьлек юбилее белән «Якты юл» газетасы хезмәт коллективы котлый!

11 сентября 2020, 08:50

465

0

0

Әлфия Сөнгатуллинаны 70 яшьлек юбилее белән «Якты юл» газетасы хезмәт коллективы котлый!

Озак еллар «Светлый путь» газетасында редактор урынбасары булып эшләгән ветераныбыз Әлфия Шәйхнур кызы Сөнгатуллинаны 70 яшьлек күркәм юбилее белән чын йөрәктән котлыйбыз. 

Әлфия Шәйхнуровна «Светлый путь» басмасын чын әдәби телле басма дәрәҗәсенә күтәрүдә күп тырышлык куйды. Иҗатка җитди карашы, туктаусыз эзләнүләре белән сокландыра иде ул. Эшкә ихлас бирелеп, җиң сызганып алына белүе белән үрнәк булды. Әлфия апабыз әле бүген дә безнең белән бергә. Бай тәҗрибәсе белән уртаклаша, эшебездә булыша, тыйнак кына киңәшләрен бирә. Ул, гомумән, үтә тыйнак кеше, беркайчан да кеше рәнжетмәс. Ә бит язмыш аны башыннан сыйпап тормады: бик иртә тол калып, ике баласын ялгызы үстерде, икесенә дә югары белем алу мөмкинлеген тудырды, беркайчан да «мин» димәде, кайдандыр ярдәм эзләмәде. Газета аның таяну ноктасы булды – бөтен чынбарлыгын яраткан хезмәтенә биреп, шуннан рух алып яшәде. 
Әлфия апа! Сез безнең бик кадерле кешебез. Гомер бәйрәмегез мөбарәк булсын, сәламәт булыгыз, балаларыгызның кадер-хөрмәтенә уралып, иминлектә озын-озак гомер итегез.

Ихтирам белән «Якты юл» газетасы хезмәт коллективы. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев