Якты юл
  • Рус Тат
  • Әлфинә Сәлимованы 55 яшьлек юбилее белән Боерган мәктәбе коллективы котлый!

    --, 13 ноябрь 2020 - 11:05
    127
    0
    0

    Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Боерган мәктәбе коллективы озак еллар башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән Әлфинә Имаметдин кызы Сәлимованы 55 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрик итә. 

    Хөрмәтле Әлфинә Имаметдиновна! Сезнең гомер намуслы хезмәттә үтте. Сез мәктәбебезгә килгән көннән бирле сайлаган кыйблагызга тугры хезмәт куйдыгыз. Үз һөнәрегезне намус белән башкардыгыз, балаларны ихлас яратуыгыз белән алар арасында да ихтирам яуладыгыз. Төгәллек, гаделлек, сабырлык, җаваплылык сорый торган хезмәтегезне бөтен күңелегезне биреп башкардыгыз.
    Әлфинә Имаметдиновна, юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын. Моннан соңгы гомер юлыгызда да парлы гаилә, бәхетле әни, яраткан әби булып, куанычта, бәхеттә, муллыкта яшәгез. Якыннарыгыз, туганнарыгыз һәм дусларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, озын гомер итегез.

    Тәгәрәп гомер йомгагы 
    Менсен биек үрләргә. 
    Һәм котларга язсын сезне 
    Йөз яшегез белән дә!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: