Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ландыш Галиеваны 35 яшьлек юбилее белән хезмәттәшләре котлый!

21 июля 2018, 08:50

953

0

0

Күзкәй авылында яшәүче хөрмәтле хезмәттәшебез, якын дустыбыз Ландыш Фарсил кызы Галиева 21 июльдә күркәм бәйрәмен – 35 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 
Хезмәт юлын бик яшьли башлады ул. 2000 елда өлгергәнлек аттестатын гына алган япь-яшь кызчык безнең арага килде. 16 ел Минзәлә районы Тулбай башлангыч мәктәбендә балаларга белем бирде. Бүгенге көндә туган авылы Күзкәйдә балалар бакчасын җитәкли. Кайгы-авырлыклар килсә, иң беренче ярдәмгә килүче, шатлык-сөенечләрне чын күңелдән уртаклашучы ул. 
Ландыш! Синең бүген бәхет чәчәгең аткан бер мизгелең. Янәшәдәгеләргә, якыннарыңа матурлык өләшеп, хөрмәткә, дәрәҗәгә ия булып яшисең син. Болар барысы да – тырышлыгың, хезмәтең, холык сабырлыгың, мәрхәмәтлелегең, ярдәмчеллегең нәтиҗәсе.
Бүген син тормыш иптәшеңнең сөекле хатыны, балаларыңның кадерле әнисе, якыннарыңның хөрмәтле туганы, хезмәттәшләреңнең үрнәк өлгесе. Бар хыялларың тормышка ашсын, хәләл җефетең, балаларың янәшәсендә саулыкта, байлыкта озын гомер кичерергә язсын. 

Иң изге теләкләр белән, сине яратып һәм хөрмәт итеп, хезмәттәшләр исеменнән Алсу. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев