Якты юл
  • Рус Тат
  • Күзкәй урта мәктәбе коллективы Рәфинә Хәләф кызы Әхкыямованы 50 яшьлек юбилее белән котлый!

    --, 27 июнь 2018 - 10:00
    243
    0
    0

    Район мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты, Күзкәй урта мәктәбе коллективы мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләүче Рәфинә Хәләф кызы Әхкыямованы шушы көннәрдә билгеләп үткән олы бәйрәме – 50 яшьлек юбилее белән котлый. 

    Хөрмәтле Рәфинә Хәләфовна! Күркәм бәйрәмегез белән котлап, Сезгә иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Коллективыбызда Сез озак еллар эшлисез – намуслы хезмәтегез, төгәллегегез белән хезмәттәшләрегез арасында хөрмәт яуладыгыз. Тынгысыз җаныгыз киләчәктә дә ару-талуны белмәсен, саулыкка тиенеп, бәрәкәттә, муллыкта, балалар бәхетенә төренеп яшәргә язсын сезгә. Кәефегез – күтәренке, рухыгыз – ныклы, сәламәтлегегез – какшамас, гомерегез озын булсын. Юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын! 

    Озын булсын сезнең гомерегез,
    Тыныч булсын һәрчак күңелегез.
    Бәхет чишмәләре мул аксын,
    Зур шатлыклар белән таң атсын.
    Ходай Сезгә сәламәтлек бирсен,
    Сызламасын аяк-кулларыгыз.
    Чир белмәгез, кайгы күрмәгез,
    Япь-яшь булып калсын күңелегез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: