Якты юл
  • Рус Тат
  • Күзкәй авылының «Таңбатыр» балалар бакчасы коллективы Рәзимә Нуриеваны юбилее белән котлый!

    --, 8 июнь 2018 - 11:15
    260
    0
    0

    Район мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты, Күзкәй авылының «Таңбатыр» балалар бакчасы коллективы техник хезмәткәр булып эшләүче Рәзимә Вагыйз кызы Нуриеваны 55 яшьлек юбилее белән котлый. 
    Хөрмәтле Рәзимә Вагыйзовна! Сезнең дәвамлы, тынгысыз хезмәтегез нәтиҗәле, мактаулы. Хезмәт эшчәнлегегез дәверендә үзегезне төпле, җаваплы кеше итеп күрсәттегез. 
    Сабыр, тыныч холкыгызга барыбыз да сокланабыз. Ярдәмчеллегегез, изгелегегез алдында баш иябез, рәхмәт укыйбыз. Игътибарлы, ихтирамлы, ярдәмчел, кешелекле булуыгыз сезнең исемегезне тагын да бизи, тагын да кабатланмас итә. Гел шундый ягымлы, ачык күңелле булып калыгыз. Туганнарыгыз, якыннарыгыз, дусларыгыз янәшәсендә язларның илаһи нурын, җәйләрнең – җылылыгын, көзләрнең – юмартлыгын, кышларның аклыгын тоеп яшәгез. Муллык, саулык, бәрәкәт сезгә! Алдагы көннәрегездә дә һәр туар таңга куанып, сау-сәламәт булып, тормыштан тәм табып гомер итәргә язсын.

    Котлы булсын бәйрәмегез,
    Тыныч булсын күңелегез,
    Шатлык-сөенечләр белән
    Тулы булсын гомерегез!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: