Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кәүсәрия Гәрәеваны 80 яшьлек юбилее белән сеңеле Җәүһәрия котлый!

06 сентября 2019, 10:55

513

0

0

Октябрь-Бүләк авылында гомер итүче кадерле туганыбыз Кәүсәрия Сәлимулла кызы Гәрәеваны күркәм бәйрәме – 80 яшьлек юбилее белән ихлас күңелебездән тәбрик итәбез. 
Кадерлебез! Син без туганнарың өчен җаныңны да кызганмый торган, изге күңелле кеше. Сине күреп бер сөйләшсәң, дөньялар түгәрәкләнеп, җаннар канатланып китә. Мул сыйлы өстәлләреңә, күпереп пешкән ризыкларыңа, хуш исле чәйләреңә сихәтле киңәшләреңне, тәмле сүзләреңне кушып биргәнгәме, йортың тагын да нурлы, йөзең тагын да мәхәббәтле күренә. Тормышта төрлесе булды, кыенлыклар алдында баш имәдең, сагыш-моңга бирешмәдең, гомерең буе тормыш сөючән булып калдың. Авыр чакларыбызда безнең иң зирәк киңәшчебез, ышанычлы терәгебез булдың син. Һәрчак дус-тату булып, туганлыкны саклап яшәдек, кыенлыкларны бергәләп кичердек. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, кадерле апабыз. 
Киләчәктә дә бер-беребезнең шатлыкларына куанып, тормышның тәмен һәм ямен тоеп яшәргә язсын иде. Балаларың, оныкларың сиңа бары тик шатлык-сөенечләр генә китерсен, исәнлектә-саулыкта озын гомер кичерергә насыйп булсын, гомер көзләрең матур, бәхетле булсын. 

Дусны алмаштырып була, 
Ә туган – кан кадәше. 
Дустым да син, туганым да, 
Син җанымның сердәше. 
Җан рәхәте бирсен Аллаһ сиңа,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар
Кунак булып җирдә йөрергә.

Сине яратып сеңелең Җәүһәрия һәм аның тормыш иптәше Габделбәр. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев