Якты юл
  • Рус Тат
  • Кәүсәрия Гәрәеваны 80 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

    --, 15 сентябрь 2019 - 11:00
    101
    0
    0

    Октябрь-Бүләк авылында гомер кичерүче әниебез, әбиебез Кәүсәрия Сәлимулла кызы Гәрәева 15 сентябрьдә үзенең олы юбилеен – 80 яшь тулган көнен билгеләп үтә. Кадерлебезне күркәм бәйрәме белән тәбриклибез, иң матур теләкләребезне юллыйбыз.
    Әниебез-бердәнберебез! Җир йөзендә әниләрдән дә газиз һәм якын кеше юк. Көн-таң атса, синең барлыгыңа куанабыз, көн дә яратып, әни дип әйтә алуыбыз белән бик бәхетле без. Синең изге догаларың, хәер-фатихаларың безне һәрчак озата бара, яман күзләрдән, ялгыш адымнардан саклый. Әтиебез Нәҗип белән безне – ике улыгызны кадерләп үстердегез, олы тормышка юл күрсәттегез. Әтиебезне кадерләп соңгы юлга озаттың. Бүген балаларың, оныкларың, оныкчыкларың дип, аларга бар җан җылыңны биреп яшисең. Хезмәтең дә җиңелләрдән булмады – гомерең буе фермада эшләп лаеклы ялга чыктың. Бүген син авылыбызның абыстае. Коръән ашларында, дини чараларда синең урының түрдә. Бар авыл халкы сиңа рәхмәтле, ихтирамың зур. Көчле рухлы, сабыр холыклы кеше син.
    Әниебез! Кайчан кайтсак та йортыбыз нур чәчеп тора, безне җылы караш, сый-хөрмәт тулы табын белән каршы аласың. Киләчәктә шушы бәхет ташламасын иде безне. Аллаһ Тәгалә сиңа исәнлек бирсен, гомер юлың озын, тормышың мул, бәрәкәтле булсын. 

    Рәхмәт сиңа шәфкать тулы йөрәгеңә,
    Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә,
    Рәхмәт сөю белән баккан күзләреңә,
    Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә. 

    Сине яратып, улларың Нәкыйп, Илдар, ике киленең, дүрт оныгың, биш оныкчыгың.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: