Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

КОТЛЫЙБЫЗ

09 июля 2021, 15:12

583

0

0

КОТЛЫЙБЫЗ

Теләнче Тамак авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз Фасыйхов Тәлгат Мирсәет улын гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее белән чын күңелебездән котлыйбыз.
Кадерле әтиебез! Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа! 
Бердәнберебез! Безне җил-яңгырдан саклап, тормыш авырлыкларын сиздермичә, муллыкта яшәтүче иң изге, иң күркәм гаилә башлыгыбыз да син-әти. Акыллы киңәшләрең, бәхеттән елмаюлы карашың бу тормышта горур булырга, нигезебезнең ныклыгына ышанып яшәргә ярдәм итә. Без  тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең.
Әни белән бер-берегезгә куаныч, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп, безгә – балаларыңа олы терәк, оныкларыңа кадерле бабай булып бергә-бергә яшәргә язсын!
Игелекнең саф өлгесе булып,
Син торасың, әти, тормышта.
Әти диеп дәшәр кеше булгач,
Рәхмәтле без шушы язмышка.
Синнән бүген яшең сорамыйбыз,
Тик укыйбыз маңгай сырларын.
Синең куллар, синең эшләр әйтә
Ничә еллар инде узганын.
Син булганга, әти, без бәхетле,
Син булганга якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Иң кадерле, якын кешебез!

Сине яратып, хөрмәт итеп, тормыш иптәшен Раушания, улларың Нияз, Илгиз, киленнәрең Ләйсән, Регина, оныкларың Динара, Данияс, Зилия, Наил.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев