Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котүфә Сәмигуллинаны 95 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

20 февраля 2019, 10:00

717

0

0

Күгәш авылында туып-үскән, гомер буе Иске Абдулда яшәгән, хәзерге көндә Казаклар авылында гомер итүче кадерле кешебез Котүфә Морзакай кызы Сәмигуллинаны 95 яшьлек олы юбилее белән чын күңелебездән котлыйбыз.
 Кадерлебез безнең! Бу дөньяда безнең өчен синнән дә күркәм, керсез күңелле, гадел, сабыр кеше юк. Инде үзебезнең чәчләргә чал керсә дә, әби-бабайлар булсак та, син биргән киңәш-табышлар безне гомер буе тормыш юлыбызда озата бара. Синең нурлы йөзеңне күрүгә җанга бетмәс җылы иңә, барлык борчу-мәшәкатьләр онытыла. Гомерең буе балаларым диеп җан аттың, безнең бәхетебез өчен вакытыңны да, көчеңне дә кызганмадың. Әтиебездән яшьли тол калып, тормышны ялгызың тарттың, кызларыңны тормышка чыгардың. Гомерең буе колхозда сыер саудың, хезмәт ветераны исеме алдың. Шуның өстенә, ачлы-туклы сугыш елларын үткән, авырлыкларда сынмаган-сыгылмаган кеше син. Йокысыз төннәрең, безгә кылган изгелекләрең өчен мең рәхмәт сиңа, әниебез. Без сине бик тә яратабыз, хөрмәт итәбез. 
Газизебез! Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле гомер кичерүеңне телибез. 

Иң изге теләкләр белән кызларың Рәисә, Халисә, Нурия, киявең Мөдәфис, дүрт оныгың һәм ун оныкчыгың. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X