Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Колыш авылыннан Мәдинә Мәгъсүмҗан кызы Бәйрәмованы 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

13 июня 2018, 10:40

1325

0

0

Колыш авылында яшәүче әниебез, әбиебез Мәдинә Мәгъсүмҗан кызы Бәйрәмовага 70 яшь, әтиебез Мөхәмәтгани Бәйрәм улы белән бергә тормыш итүләренә 50 ел. Аларны шушы матур бәйрәмнәре белән ихлас котлыйбыз.

Әниебез! Дөньяның бар матурлыгын йөрәгеңә сыйдырган, гаилә учагы җылысын саклаучы хатын-кыз, уңган-булган хуҗабикә, акыллы тормыш юлдашы, балаларын өзелеп яратучы әни, кадерле әби син. Якты йөзең, тәмле ашларың, җылы сүзең, мәрхәмәтлелегең өчен мең рәхмәт. Сиңа сәламәтлек, имин көннәр, озын гомер телибез. Киләчәгең матур һәм якты, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы булсын. 
Кадерлеләребез! Икегезнең дә гомер юлыгызны якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык! Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы сезгә күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканыгыз, яратып-сөеп кайгыртканыгыз, гаделлеккә өйрәткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә.
Киләчәктә дә өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, озак гомер итегез. Алдагы көннәрегездә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде. Картлык көннәрегез бары тик шатлыкта үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы булыгыз. Безне сөендереп озын-озак яшәгез!

Иң изге теләкләр белән кызларыгыз Вәсилә, Рәсимә, кияүләрегез, оныкларыгыз, оныкчыгыгыз. Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X