Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Клара Хафизованы 75 яшьлеге белән гаиләсе котлый!

19 сентября 2018, 10:35

849

0

0

Казаклар авылында гомер итүче кадерле әниебез, хөрмәтле кодагыебыз Клара Афанасьевна Хафизованы олы юбилее – 75 яшь тулган көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз.
Хөрмәтле әниебез, кодагыебыз, әбекәебез! Туган көнең уңаеннан сиңа бәхетле озын гомер, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек, чиксез шатлык-куанычлар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, олы җанлы, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син безнең өчен. 40 ел буе хуҗалыкта терлекчелек тармагында эшләдең, аның 35 елы савымчы хезмәтендә үтте. Авыр булса да, эшеңне яратып, күңел биреп башкардың, тырышлыгың күпләргә үрнәк булып тора. 
Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Безнең шатлыкларга сөенеп, үзеңнең барлыгың белән безне куандырып яшә әле. Балаларыңның, оныкларыңның һәм туганнарыңның күңел җылысын, кадер-хөрмәтен тоеп, игелекләрен күреп, муллыкта озын гомер ит. Без сине бик яратабыз, ихтирам итәбез, синең белән горурланып яшибез. 

Алда сине тыныч картлык көтсен,
Гел шатланып яшә дөньяда.
Без бәхетле – таянырлык кеше,
Әниебез, тик син булганда.

Иң изге теләкләр белән улың Айдар, киленең Гүзәл, кода-кодагыйларың Зөлфәт һәм Резидә, оныкларың Айнур һәм Айзилә. Бу теләкләргә улың Тәлгать тә кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев