Якты юл
  • Рус Тат
  • Клара Габделхакованы 60 яшьлек юбилее белән «Кояшкай» балалар бакчасы хезмәт коллективы котлый!

    --, 5 март 2021 - 11:25
    110
    0
    0

    Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Мусабай-Завод авылының «Кояшкай» балалар бакчасы хезмәт коллективы бик күп еллар тәрбияче, аннан бакча мөдире булып эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган Клара Миргарифан кызы Габделхакованы 60 яшьлек юбилее белән тәбрик итә.

    Хөрмәтле Клара Миргарифановна! Хезмәт юлыгыз балачаклы, гамьсез утрауда үтсә дә, аны гөлбакча итү өчен бик күп көч куйган фидакарь зат Сез. Бүген Сез тәрбияләгән малай-кызлар үзләре әти-әни инде. Аларның һәркайсы Сезгә олы рәхмәтле. Әти-әниләр, авылдашлар алдында да олы хөрмәт яулаган педагог Сез. Бүген дә мәгариф өлкәсендәге яңалыкларга, үзгәрешләргә битараф түгелсез, акыллы киңәшләрегез, төпле фикерләрегез белән һәрчак ярдәм итеп торасыз. 
    Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр телибез. Якыннарыгызның кадерлесе, балаларыгызның, оныкларыгызның таянычы булып яшәргә насыйп булсын. Туачак таңнарыгыз hәрвакыт нурлы, күк йөзегез аяз булсын. 

    Язмышыгыз матур бер җыр сыман,
    Исәнлекләр Сезгә телибез.
    Ак бәхетләр, зур шатлыклар гына
    Алып килсен синең туган көнегез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: