Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кифая һәм Закирҗан Әхмәтҗановларның бергә тормыш корып яшәүләренә 65 ел тулды!

05 июля 2019, 11:10

860

0

0

Кифая һәм Закирҗан Әхмәтҗановларның бергә тормыш корып яшәүләренә 65 ел тулды!

Яңа Бүләк авылында яшәүче кадерле әниебез һәм әтиебез Кифая Нури кызы һәм Закирҗан Әхмәтҗан улы Әхмәтҗановларның бергә тормыш корып яшәүләренә 65 ел тулды. Газизләребезне әлеге олы бәйрәмнәре белән чын йөрәгебездән котлыйбыз, иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
Әйтергә генә ансат, сез никахка кергән көннән бирле 65 (!) ел узган. Күпме юллар үтелгән, күпме сулар кичелгән. Икегез дә сугыш чоры баласы, тормыш ачысын күп татыган, кыенлыкларны күп күргән буын. Авыр мизгелләрдә бер-берегезгә терәк булып, бер-берегезнең җан җылысын тоеп гомер кичерәсез. Тормышны яратып, һәр туар таңга шөкер итеп яши беләсез. Сезнең бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп яшәвегез, кешелекле, сабыр, тырыш булуыгыз без балаларыгызга олы үрнәк.
Сезнең көчле канатларыгызга ышыкланып без дүрт бала – өч кыз, бер малай үстек. Җил-яңгыр тидерми бактыгыз, кадерләп, назлап үстердегез. Бүген үзебез әти-әниләр, әби-бабайлар булсак та, сез һаман да безнең өчен яшәү өлгесе, зирәк киңәшчеләребез. Аллага шөкер, олы яшьтә булсагыз да, зиһенегез уяу, сүзләрегез алтынга тиң. Кайткан саен ачык йөзегез, тәмле телегез, мул өстәлләрегез белән каршы аласыз, изге догаларыгызны укып озатасыз. 
Хезмәт юлыгыз да күпләр сокланырлык матур. Икегез дә гомер буе колхозда авыр эшләрдә эшләдегез. Беркайчан зарлануны, уфтануны белмәдегез, безне дә хезмәт яратырга өйрәттегез. Әниебез гомер буе чәкчәк пешерү остасы булды. Әле бүген дә татлы ризыклары белән якыннарын, авылдашларын сөендереп яши. 
Кадерлеләребез! Киләчәктә дә шулай иминлектә, тынычлыкта бергә куанып яшәргә насыйп булсын. Иң мөһиме – сәламәт булыгыз, кул-аякларыгыз сызламасын, безне сөендереп, озын-озак гомер итегез.

Ходай биргән олы бүләк бит ул
Тигезлектә гомер итүләр.
Язмыш салган урау юллардан
Иңне-иңгә терәп үтүләр.
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчкәгез.

Сезне яратып, кызларыгыз, улыгыз, кияүләрегез, киленегез, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев