Якты юл
  • Рус Тат
  • Хуҗи авылыннан Гөлүзә Ханнанованы юбилее белән котлыйбыз!

    --, 8 июнь 2018 - 12:45
    258
    0
    0

    Хуҗи авылында яшәүче әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем Гөлүзә Закир кызы Ханнанова шушы көннәрдә гомер бәйрәмен – 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 

    Әниебез әтиебез Моталлыйп белән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Безне җил-яңгыр тидермичә үстереп, үз юлыбызны сайларга ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт сезгә! Син, әни, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең, ягымлы, йомшак күңелле, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була беләсең.
    Киләчәктә дә өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әти белән бергәләп, озын-озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. 

    Котлап сине туган көнең белән,
    Ниләр теләсәк тә аз сыман.
    Гомерең озын булсын, шатлык белән
    Гөрләп яшә матур җәй сыман.

    Сине яратып, тормыш иптәшең Моталлыйп, балаларың, оныкларың. Бу теләкләргә әниең Мәсхүдә дә кушыла. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: