Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хәсән Шәеховны 65 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

12 февраля 2020, 10:55

513

0

0

Калмия авылында гомер кичерүче кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем Хәсән Зиннур улы Шәеховны күркәм бәйрәме – 65 яшьлек юбилее белән чын йөрәктән тәбрик итәбез.
Газизебез безнең! Гомер бәйрәмең көнендә сиңа иң изге, иң якты, иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Син гаилә нигезебезнең тоткасы да, киңәшчебез дә, авыр вакытларда ярдәм кулы сузучыбыз да, таянычыбыз да, терәгебез дә. Үз-үзеңне аямый, гаиләм, балаларым дип тырышасың. Кайчан килсәк, йөзең ачык, күңелең киң синең. Безнең өчен кайгырып, безгә ярдәм итеп яшәвең өчен сиңа олы рәхмәтләребезне белдерәбез.
Гомерең буе авыр хезмәттә – колхозда эшләдең. Хезмәттәшләрең арасында олы абруй казандың. Кешеләргә, авылдашларга да һәрчак ярдәмчел һәм ихтирамлы син. Әниебез белән өч бала тәрбияләп үстердегез, белем бирдегез, олы тормышка аяк бастырдыгыз. Киләчәктә дә йортыбызга җылы нур бирүчебез булып, өмет-ышанычыбызны аклаучыбыз булып яшә. 
Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрчак аяз, киләчәгең матур, кояш кебек якты булсын. Елларга баш бирмичә, имин яшәргә, бергә-бергә тату гомер кичерергә язсын. Оныклар тавышыннан гөрләп торган нигезебезнең учагы һәрчак җылы, нурлы һәм кунакчыл булсын.

Гомер юлың әле озын булсын,
Тыныч булсын туар көннәрең. 
Авыр чакта безгә терәк син,
Озак яшә, безгә кирәк син. 

Сине яратып, тормыш иптәшең Рабига, улларың, кызың, киленнәрең, киявең, оныкларың. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев