Хөрмәтле Нәсия апа! Юбилеең котлы булсын!
Сарман районы Саклаубаш авылында туган, бүген Казаклар авылында яшәүче туганыбыз Нәсия апа Гаптрәвеф кызы Гарипованың 15 декабрьдә 70 яшьлек юбилее. Аны күркәм бәйрәме белән чын күңелебездән тәбрик итәбез.
Хөрмәтле Нәсия апа! Гомер бәйрәмегездә бездән иң изге, иң якты, иң матур теләкләребезне кабул итеп алсагыз иде. Сез гомерегезне тынгысыз, җаваплы эшкә багышлап, 38 ел Казаклар авылы мәдәният йорты директоры булып эшләдегез. Хезмәтегезне яратып, җиренә җиткереп башкарып, олы ихтирамга ирештегез. Күпсанлы мактау грамоталары, ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләндегез. Тырыш, сабыр, гади, кешелекле булганга авылдашлар арасында да абруегыз зурдан булды.
Гаиләгездә дә Сез уңган хуҗабикә, балаларыгызга кадерле әни, оныклар һәм оныкчыкларыгызга әби, дәү әни, иптәшегезгә ышанычлы тормыш юлдашы, якыннарыгызның хөрмәтле туганы. Рафис абый белән иңгә-иң куеп, хәләл көч белән матур тормыш корып, ике бала үстереп, аларны олы тормыш юлына чыгардыгыз. Һәрвакыт тормыштан, хезмәттән ямь һәм тәм табып яшисез.
Киләчәктә дә сау-сәламәт булып яшәргә язсын, балалар һәм оныкларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, тигезлектә гомер итәргә насыйп булсын, яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән кайтсын. Тормыш юлыгыз бәрәкәтле, бәхет-шатлыклы, озын булсын.
Намус белән яшәгәнгә күрә
Лаек бит Сез олы хөрмәткә.
Саулык, муллык, бәхет тулы тормыш –
Без калабыз шушы теләктә.
Ихтирам белән Зөлфәт һәм Резидә. Безнең теләкләргә балалар, оныклар да кушыла.
-
16 май 2022 - 16:49Урманнар чиста булсын өчен Тукай районында чистарту һәм яшелләндерү ике айлыгы дәвам итә. Авыл җирлекләрендә әледән-әле өмәләр оештырылып җыештыру эшләре булып тора, агачлар утырталар.7800
-
16 май 2022 - 15:53Өлкәннәр сынатмадылар Тукай районының “Алга” спорт комплексында һәм “Акчарлак” йөзү бассейнында район пенсионерларының X нчы спартикиадасы булып узды. Анда “өченче яшь” ягъни 70 тән узган өлкәннәр катнашты.6700
-
16 май 2022 - 15:52Удык чәчү “оялары” урнаштырдылар Республикабызның биоресурслар Дәүләт комитеты табигать байлыкларын саклау буенча нәтиҗәле эш алып бара. Әлеге вакытта балылыкларның улдык чәчү вакытын исәпкә алып, “Балык- булсын!” исемле акция дәвам итә.5100
-
16 май 2022 - 15:52Безнекеләр дә бәйрәмгә бара Республикабыз Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәмгә зурлап әзерләнә.4800
-
16 май 2022 - 15:51Сабантуйлар көне билгеле Бу хактагы указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Татарстан авылларында, район үзәкләрендә бәйрәм 11-13 июньдә, ә Яр Чаллыда 18 июньдә, Казанда 19 июньдә узачак.5200
-
16 май 2022 - 12:45Райондашыбыз Бөтенроссия һөнәри бәйгесендә катнаша 13-14 нче май көннәрендә Казан шәһәрендә сыйныф җитәкчеләренең «Кеше тәрбияләү» Бөтенроссия һөнәри конкурсының республика этабы узды. Безнең районны Бәтке урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Мотагирова Гөлия Наил кызы тәкъдим итте. Ул бәйгенең беренче hәм икенче турларын лаеклы узды һәм беренче өчлеккә керде!5600
-
16 май 2022 - 10:29Рәхмәт әйтәбез Җиңү көне….Шатлыклы да, ямансу да бәйрәм ул.Күңелдә купме истәлекләр, дәһшәтле еллар яңара.6901
-
16 май 2022 - 10:24Соңгы кыңгырау көненә багышлап Әҗмәкәй дүртъеллык мәктәбендә, якынча 1965нче елдан алып 1979нчы елларда эшләгән ике хөрмәтле укытучыны, бүгенге соңгы кыңгырау бәйрәме уздырылган көннәрдә искә алсак бик отышлы булыр. Шуларның берсе хезмәт ветераны Сәйфетдинова Рәхимә Нуртдин кызы (1935-2021), икенчесе Мәгариф бүлеге отличнигы Гәйнетдинова (Хәйруллина) Разыя Гәйнетдин кызы.6903
-
16 май 2022 - 10:00Сәләтле яшьләр Яшьлек - ул һәр кеше тормышында искиткеч чор гына түгел, ә күңелнең үзенчәлекле халәте. Бу - иң кыю өметләр, эзләнүләр, ачышлар һәм аларны тормышка ашыру вакыты. Нәкъ менә алар, бүгенге яшьләр, тиздән безнең дөнья үсеше юлларын билгеләячәк. Яшьлек - ул тормыш энергиясе. Бу вакытта кеше амбицияләр белән яши, теләсә нинди максат тормышка ашырылырлык булып тоела. Шундый шәхесләрнең берсе турында якташларыбызга җиткерәсем килә.6600
-
2 ноябрь 2021 - 13:55Ролик к финалу районных игр КВН «Тукаевский движ…!»
-
12 май 2022 - 10:54Бәрәңге шәңгәсе Ачы камыр рецепты: 200 гр сөт, 200 гр җылы су, тоз, 3-4 кашык май, 1 аш кашыгы шикәр комы, он, чүпрә.11500
-
1 апрель 2022 - 13:53Тәмле прәннек рецепты Өйдә әзерләнгән прәннек үзенең йомшаклыгы һәм тәмлелеге белән аерылып тора. Әйдәгез, әлеге ризыкны пешерергә өйрәник әле. Безгә кирәк булачак: 0,5 стакан катык, 6 аш кашыгы каймак, 5 аш кашыгы көнбагыш мае, 2 йомырка сарысы, 0,5 ст шикәр комы, ванилин, бераз тоз, 5 г разрыхлитель, кирәгенчә он. Крем өчен: 2 йомырка агы, шикәр комы.50600
-
14 май 2022 - 09:29
-
14 май 2022 - 08:27
-
16 май 2022 - 12:19Тукай районы суд приставалары яңа бинага кучтеШушы көннәрдә Тукай районында суд приставлары федераль хезмәтенең район бүлеге хезмәткәрләрен яңа бинага күчеп хезмәт итә башлаулары белән тәбрикләделәр. Заманча төзекләндерелгән бинада тантаналы чара Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, район прокуроры Айрат Галимарданов, хокук саклау органнары вәкилләре катнашында узды.8400
-
16 май 2022 - 12:19Тукай районы суд приставалары яңа бинага кучте Шушы көннәрдә Тукай районында суд приставлары федераль хезмәтенең район бүлеге хезмәткәрләрен яңа бинага күчеп хезмәт итә башлаулары белән тәбрикләделәр. Заманча төзекләндерелгән бинада тантаналы чара Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, район прокуроры Айрат Галимарданов, хокук саклау органнары вәкилләре катнашында узды.8400
-
16 май 2022 - 16:49Урманнар чиста булсын өчен Тукай районында чистарту һәм яшелләндерү ике айлыгы дәвам итә. Авыл җирлекләрендә әледән-әле өмәләр оештырылып җыештыру эшләре булып тора, агачлар утырталар.7800
-
16 май 2022 - 10:24Соңгы кыңгырау көненә багышлап Әҗмәкәй дүртъеллык мәктәбендә, якынча 1965нче елдан алып 1979нчы елларда эшләгән ике хөрмәтле укытучыны, бүгенге соңгы кыңгырау бәйрәме уздырылган көннәрдә искә алсак бик отышлы булыр. Шуларның берсе хезмәт ветераны Сәйфетдинова Рәхимә Нуртдин кызы (1935-2021), икенчесе Мәгариф бүлеге отличнигы Гәйнетдинова (Хәйруллина) Разыя Гәйнетдин кызы.6903
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика