Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хәниф Садреевны 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

08 сентября 2018, 08:20

2181

0

0

«Татарстан» совхозы поселогында яшәүче абыебыз Хәниф Фәхразый улы Садреевның иртәгә 60 яшьлек юбилее. Шушы матур бәйрәме белән аны чын йөрәгебездән котлыйбыз. 
Кадерле абыебыз! Син тормышка ямь өстәп, без якыннарыңны куандырып яшисең. Төп йортыбызда туганнарны җыеп, һәрберебезгә ачык йөз күрсәтеп гомер кичерәсең. Кешелекле, мәрхәмәтле, ярдәмчел син. Матур сыйфатларың өчен без якыннарың гына түгел, күпләр хөрмәт итә үзеңне. Балаларың әти дип, оныкларың бабай дип өзелеп тора. 
Туган көнең уңаеннан сиңа бәхетле озын гомер, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек, гаилә шатлыгы, күңел тынычлыгы телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын. Һәрчак шулай ягымлы, ихтыяр көчле, сау-сәламәт бул. Киләчәктә дә бер-беребезнең шатлыкларына куанып яшәргә, һәрчак бергә булып, озын, тыныч гомер кичерергә язсын иде. Без сине бик тә яратабыз!

Бергә-бергә озак яшик әле,
Куанышып торыйк дөньяда.
Безгә кылган барлык яхшылыгың
Йөзе белән кайтсын сиңа да!
Шатлык белән яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле матур тормыш сиңа,
Кояшларга тиңе гомернең.

Иң изге теләкләр белән Зыятдиновлар һәм Нигъмәтуллиннар гаиләләре. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев