Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хәнифә Нәгыймованы 70 яшьлек юбилее белән Түбән Суыксу мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

19 февраля 2021, 11:20

444

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Түбән Суыксу мәктәбе хезмәт коллективы ветеран укытучы Хәнифә Хатип кызы Нәгыймованы 70 яшьлек юбилее белән котлый. 

Хөрмәтле Хәнифә Хатиповна! Сез гомерегез буе сайлаган һөнәрегезгә тугры калып, ихлас күңелегезне биреп, намуслы хезмәт куйдыгыз. Гомерегезне балаларга төпле белем, әхлакый тәрбия бирүгә, үтә дә кызыклы химия фәне серләренә өйрәтүгә багышладыгыз. Сездәйләр турында Чын укытучы диләр. Көчле рухлы, эшкә батыр, тәвәккәл булдыгыз. Тормыш сынаулары, сикәлтәле-бормалы яклары рухыгызны тагын да ныгытты. Сездә белем алган укучылар БДИны югары балларга тапшырдылар, олимпиадаларда җиңделәр, күбесе медицина институтына керделәр. Республика, зона, район күләмендә үткәрелгән семинарларда ачык дәресләр биреп, өлкән укытучы, укытучы-методист, әйдәп баручы укытучы категорияләренә лаек булдыгыз. Күп еллар мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары булып бик уңышлы эшләдегез, югары категорияле җитәкче исемен алдыгыз. Чын күңелдән кызыклы очрашулар, кичәләр оештырдыгыз, концертлар, спектакльләр куйдыгыз. Иң күп әдәби китаплар укучы, шагыйрьләр, язучылар белән кызыксынучы да Сез.
Сез бәхетегезне хезмәттә тапкан кеше. Мәктәп Сезгә гаиләгезне алыштырды. Бүген дә чибәр, кызыксынучан, белемле, шаян Сез. Киләчәктә дә тормышыгыз бүгенгедәй матур булсын. Исәнлек-саулык, озын гомер, бәхет, шатлык-куанычлар гына телибез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X