Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хәниф һәм Рәмзия Солтановларны алтын туйлары белән балалары котлый!

01 ноября 2019, 11:55

522

0

0

Байбүләк авылында яшәүче әти-әниебез Хәниф Шәйхинислам улы һәм Рәмзия Котдүс кызы Солтановлар 50 ел бергә гомер кичерәләр. Кадерлеләребез, сезне әлеге олы бәйрәмегез белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. 
Ярты гасыр бергә гомер кичерү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк. Үткәннәре матур, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле әти-әниебезнең. Бер тамчы суны бүлешә торган зирәк акыллы, күз карашларыннан бер-берсенең йөрәк авазын тоемлый торган сизгер күңелле, без балаларыгызның бүгенге көндә дә таянычы булган сизгер күңелле кешеләребез сез. 
Кадерле әти-әниебез! Алтын туегыз белән котлап, бер-берегезгә таяныч, терәк булып яшәвегезне, йөрәкләрегездәге җылы хисләрегезнең олыгайган көннәрегездә тагын да кайнаррак булуын, алдагы көннәрдә дә пар канатлы тигез пар булып, балалар һәм оныкларның игелеген күреп, тагын озак еллар бергә гомер кичерүегезне телибез.

Илле ел кулга-кул тотынып, 
Пар былбылдай гомер итәсез.
Авыр чакта терәк булып,
Гомер йомгакларын сүтәсез.
Гомер буе язсын иде безгә
Әти-әни диеп дәшәргә, 
Кайгы күрми, бәхет-шатлык белән
Бергә-бергә озак яшәргә.

Сезне яратып, улларыгыз, кызларыгыз, кияүләрегез, киленнәрегез, оныкларыгыз һәм оныкчыгыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев