Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хәкимуллина Нәсирәне 60 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

28 августа 2020, 11:20

536

0

0

Хәкимуллина Нәсирәне 60 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

Бала – гомернең һәр мизгелен сөенеч, шатлык белән тутыручы. Уйласаң, без һәммәбез дә балалар. Безнең дә әниебез бар, Аллага шөкер. Иң якын, иң хөрмәтле кешебез – әниебез бар. Мусабай-Завод авылында туып-үскән, Яр Чаллы шәһәрендә озак еллар яшәп, хәзерге вакытта Торнаташ авылында әтиебез Әмирҗан белән бергә тормыш итүче Хәкимуллина Нәсирә Әхнәф кызы ул. Бүген без кадерлебезне 60 яшьлек юбилее белән котлап, иң изге теләкләрне юллыйбыз. 

Ул безнең өчен иң кадерле зат. Ул – әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше. Ул – күңел җылылыгы бирүче, ныклы сабырлык иясе, таяныч, үрнәк. Ул – әтине, балаларны, кияү-киленнәрне, оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы. Тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга, сабырлыкка өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче Әни. Безнең өчен чын күңелдән борчылучы, бөтен гомереңне, көчеңне әтиебезгә һәм балаларыңа багышлаган гүзәл зат син, Әниебез! Синең хәер-догаларың саклап йөри безне һәрвакыт! Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. 

Әни бит ул – өйнең яме,
Ә тормышта – олы бер терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, Әни, безгә бик кирәк.
Кайчан кайтсак – киң күңелле син,
Каршылыйсың ачык йөз белән.
Йөзләреңдә чәчкә алсулыгы,
Күзләреңдә йолдыз балкышы.
Бәйрәмеңнең ямен күтәрсеннәр
Ирең, балаларың алкышы.

Иң изге теләкләр белән әтиебез, балаларың Ләйсән, Инсаф, Ләйлә, килен-кияүләрең һәм яраткан оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев