Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хәкимә Харисованы 75 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

19 апреля 2019, 11:00

1192

0

0

Югары Байлар авылында яшәүче кадерле кешебез Хәкимә Фатыйх кызы Харисованы гомеренең күркәм бәйрәме – 75 яшьлек юбилее белән чын йөрәгебездән тәбрик итәбез.
Газизебез! Әти-әни, әби-бабай йорты җылы бер учак бит ул. Ул учакның җылылыгы, әниебез, әбиебез, синең тырышлыгың нәтиҗәсе. Тормыш юлың җиңел булмагандыр, шулай да күңел көрлеген югалтмагансың, төшенкелеккә бирелмәгәнсең. Безгә авыр вакытларда да беренче булып ярдәмгә ашыгасың, күңелләребезне юатасың. Сабыр гына тыңлап, акыллы киңәшләреңне бирәсең.
Шушы көннәрдә кадерле әтиебез, бабабыз Флүр Фатыйх улы Харисов та туган көнен билгеләп үтте.
Кадерлеләребез, сезгә, иң беренче чиратта, корычтай ныклы сәламәтлек телибез. Гомерегез озын, тормыш күгегез аяз, туар таңнарыгыз имин, күңелегез тыныч булсын. Ходай Тәгалә сезгә алдагы көннәрегездә бәхет-шатлыкларны тагы да арттырсын. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, тигезлектә яшәргә язсын. Сезгә булган хөрмәтебез тирән һәм яратуыбыз чиксез. Безгә эшләгән бар яхшылыкларыгыз өчен мең рәхмәт сезгә.

Исән-сау һәм сәламәт булыгыз,
Булсын шатлык күңелегездә.
Сезнең урын һәрвакытта
Безнең йөрәк түребездә.

Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың һәм оныкчыгың. Безнең теләкләргә барлык туганнар, кода-кодагыйларыгыз да кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев