Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хафиз Гариповны 65 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

15 ноября 2019, 10:30

664

0

0

Мерәс авылында гомер итүче әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем Хафиз Муллахмәт улы Гарипов тиздән 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Газизебезне олы бәйрәме белән чын йөрәктән котлыйбыз.
Кадерлебез безнең! Гомер бәйрәмең көнендә сиңа иң изге, иң якты, иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Син гаилә нигезебезнең тоткасы да, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Синең җылы канатыңа сыенып яшәвебез белән без чиксез бәхетле. Үз-үзеңне аямый, гаиләм, балаларым дип тырышуың бу тормышка ышаныч, киләчәккә өмет уята.
Гомерең буе авыр хезмәттә – терлекчелек тармагында эшләдең, хезмәттәшләрең арасында олы абруй казандың. Кешеләргә, авылдашларга да һәрчак ярдәмчел һәм ихтирамлы син. Әниебез белән дүрт бала тәрбияләп үстердегез, белем бирдегез, олы тормышка аяк бастырдыгыз. Киләчәктә дә йортыбызга җылы нур бирүчебез булып, өмет-ышанычыбызны аклаучыбыз булып яшә. 
Оныклар тавышыннан гөрләп торган нигезебезнең учагы һәрчак җылы, нурлы һәм кунакчыл булсын. Әниебез белән пар канатлы, тигез мәхәббәтле булып, саулыкта, муллыкта гомер кичерергә, балалар бәхетенә төренеп яшәргә язсын. 

Гомер юлың әле озын булсын,
Тыныч булсын туар көннәрең. 
Авыр чакта безгә терәк син,
Озак яшә, безгә кирәк син. 

Сине яратып, тормыш иптәшең Мәүлидә, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X