Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кече Шилнә авылында яшәүче Фоат Габделхак улы Вилдановны 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

08 декабря 2021, 09:01

589

0

0

Кече Шилнә авылында яшәүче кадерле абыебыз, бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган данлыклы җитәкче Фоат Габделхак улы Вилдановны 70 яшьлек юбилее белән чын күңелебездән котлыйбыз!
Тормышыбызны ямьләндереп, гаиләңне, без туганнарыңны, якыннарыңны куандырып, матур гомер кичерәсең син. Игелекле гамәлләрең белән халык күңелен яуладың, хезмәтеңнән тәм табып, яхшылыкларга куанып, җитешсезлекләргә борчылып яшәдең. Районда гына түгел, исемең республикада танылды. Гаиләгез дә күпләр сокланырлык матур, йортыгыз кунакчыл. Тигезлектә балалар үстердегез, бүген оныклар сөясез. 
Абыебыз! Киләчәктә дә бәрәкәттә, муллыкта яшәргә язсын. Балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерергә насыйп булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, аяз булсын. Сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, сабырлык, озын гомер телибез. Тормыштан ямь табып, ләззәт алып, гел елмаеп яшә.
Күңел күгең һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын –
Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!
Иң изге теләкләр белән барлык туганнар исеменән энең Рәҗәп. 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев