Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Казаклар авылыннан Нурия Шәрәфетдинованы 70 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

27 июля 2018, 12:00

963

0

0

Казаклар авылында туып-үскән, хәзерге көндә дә шунда яшәүче Нурия Таип кызы Шәрәфетдинованы күркәм бәйрәме – 70 яшьлек юбилее белән чын күңелебездән тәбрик итәбез.

Кадерле әниебез! Безне яратып-сөеп, аналарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Син, әни, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең. Балаларыбызга да ягымлы әби син.
Киләчәктә дә өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын өчен, балаларның, оныкларның игелеген күреп, әти белән бер-берегезгә куаныч, терәк булып озак гомер итегез. Сиңа аяз көннәр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Йортыбызда шатлык нуры һәрчак балкып торсын. Гел шулай безне сөендереп, бәхеткә төренеп озын-озак яшә.

70 яшь ул әллә ни күп түгел,
Тырыш, әйдә, йөзгә җитәргә.
Язсын йөзгә җитеп, шатлык белән
Бергә-бергә гомер итәргә.

Иң матур теләкләр белән тормыш иптәшең Камил, улың Рамил, кызың Эльвира, киленең Алина, киявең Фәнил һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев