Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Касыйм Ямалетдиновны 80 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

27 марта 2020, 10:10

589

0

0

Касыйм Ямалетдиновны 80 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

Казаклар авылында гомер итүче яраткан әтиебез Касыйм Шәрәфетдин улы Ямалетдиновны 80 яшьлек юбилее белән чын күңелебездән котлыйбыз.
Кадерле әтиебез! Өлкән яшьтә булуыңа карамастан, хәрәкәттә-бәрәкәт дип яшисең, актив тормыш рәвеше алып барасың. Шушы матур сыйфатыңа сокланабыз һәм үрнәк алабыз. Бүгенге зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатен, мәрхәмәтен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер итәргә язсын!

Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Озын гомер бирсен, Ходай, дибез,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың
Китерсеннәр бары яхшылык.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рәмзия, балаларың Алмаз-Рамилә, Рамил-Розалия, оныкларың Илнур-Лилия, Рафис-Ләйсән, Алсу, Раил, Ралина, оныкчыкларың Данир, Алинә һәм кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев