Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Касыйм һәм Рәмзия Ямалтдиновларны алтын туйлары белән балалары котлый!

17 февраля 2021, 10:30

465

0

0

Казаклар авылыннан Касыйм Шәрәфетдин улы һәм Рәмзия Мөхлисулла кызы Ямалтдиновлар – бер-берсенең язмышларын уртак итеп, 50 ел бергә матур гомер кичергән парларның берсе. 

Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.
Кадерлеләребез! Күпме юллар үттегез дә, күпме сулар кичтегез. Тормышны да бер мактадыгыз, бер сүктегез. Авыр мизгелләрдә дә бер-берегезгә терәк, бер-берегезгә кирәк булып ярты гасыр яшисез. Тормышка гашыйк булып, шатланып гомер итә беләсез, үрнәк булырдай балалар тәрбияләгәнсез. Тормышның нинди генә авырлыклары булмасын, бирешмәдегез, сынмадыгыз-сыгылмадыгыз, намуслы хезмәт юлы үттегез. Алдагысы да шатлыклардан, якты, аяз көннәрдән генә торсын. Исәнлек һәм күңел тынычлыгы телибез сезгә, әти-әни!
Сезгә булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Безнең өчен һәрчак үрнәк сез. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, шатлык-куанычлар, гаилә бәхете телибез! Бер-берегезгә булган җылы хисләрегез олыгайган көннәрегездә дә югалмасын, алга таба да пар канатларыгыз каерылмасын, балалар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсәгез иде. 

Илле ел кулга-кул тотынып,
Пар былбылдай тормыш итәсез.
Авыр чакта аумас терәк булып,
Гомер йомгакларын сүтәсез.
Ә без сезгә карап сокланабыз,
Ихтирамлы сезгә карата.
Лаек парларның сез иң гүзәле,
Сезне күңел шуңа ярата.
Нинди бәхет – чәчкә чал керсә дә
Әти-әни диеп дәшәбез,
Безгә терәк, оныкларга шатлык,
Озак-озак бергә яшәгез.

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз Алмаз-Рамилә, Рамил-Розалия, оныкларыгыз Илнур-Лилия, Рафис-Ләйсән, Алсу, Раил, Ралинә, оныкчыкларыгыз Данир, Алинә, Дилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев