Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Камил Зариповны 75 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

05 апреля 2019, 11:00

738

0

0

Камил Зариповны 75 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

Яңа поселогында гомер итүче кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем Камил Шаһзадә улы Зариповны 75 яшьлек күркәм юбилее белән чын йөрәгебездән котлыйбыз!
Кадерлебез! Тормыштан һәрчак тәм табып, кешеләрне, якыннарыңны яратып яшисең син. Тормыш юлың бик күпләр сокланырлык. Без гаиләдә өч бала үстек. Син һәрчак безне бар күңелең белән аңлаучы чын әти булдың, җил-яңгыр тидермичә үстердең. Шуңа күрә дә бала вакытларыбыз, үсмер чакларыбыз якты хатирәләре белән генә истә калды. Син сизгер күңелле, ярдәмчел кеше, табигатьне яратасың. Балыкка, гөмбәгә йөрисең, урман эченә бер кереп чыгу да синең өчен үзе бер хозурлык. Без балаларыңны да нечкә күңелле, игелекле итеп тәрбияләдең. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа!
Әтиебез белән әниебез менә 47 ел инде иңгә-иң куеп, тату гомер итәләр. Алар безне елмаеп каршы алганда туган йортыбызга кайтулары ук рәхәт. Өйгә кергәч, бар дөньяңны онытып, кабат балачакка кайткандай буласың.
Киләчәктә дә, безне куандырып, әниебез белән тигезлектә, саулыкта бәрәкәтле гомер кичерегез. Йортыбыз тәрәзәләре синең ягымлы йөзеңдәй көлеп, елмаеп торсын. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, без балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, мул тормышта яшәсәң иде!

Сине чиксез яратып, иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, өч балаң, биш оныгың, кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев