Якты юл
  • Рус Тат
  • Камил Нуретдиновны 65 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

    --, 20 ноябрь 2020 - 10:50
    149
    0
    0

    Шилнәбаш авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабаебыз Камил Нәзиф улы Нуретдиновны ихлас күңелебездән олы бәйрәме – 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

    Газизебез безнең! Гомер бәйрәмең көнендә сиңа иң изге, иң якты, иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Син гаилә нигезебезнең тоткасы да, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Синең җылы канатыңа сыенып яшәвебез белән без чиксез бәхетле. 
    Гомерең буе җаваплы хезмәттә – җитәкче урыннарда эшләдең. Хезмәттәшләрең арасында олы абруй казандың. Кешеләргә, авылдашларга да һәрчак ярдәмчел һәм ихтирамлы син. Әниебез белән өч бала тәрбияләп үстердегез, белем бирдегез, олы тормышка аяк бастырдыгыз.
    Киләчәктә дә йортыбызга җылы нур бирүчебез булып, өмет-ышанычыбызны аклаучыбыз булып яшә. Оныклар тавышыннан гөрләп торган нигезебезнең учагы һәрчак җылы, нурлы һәм кунакчыл булсын. Әниебез белән пар канатлы, тигез мәхәббәтле булып, саулыкта, муллыкта гомер кичерергә, балалар бәхетенә төренеп яшәргә язсын. 

    Гомер юлың әле озын булсын,
    Тыныч булсын туар көннәрең. 
    Авыр чакта безгә терәк син
    Озак яшә, безгә кирәк син. 

    Сине яратып, тормыш иптәшең Әминә, балаларың Эльвира-Хенри, Ринат-Гөлназ, Эльмира-Фәнис, оныкларың Тимур, Данияр, Раил, Мия, Мәрьям, Ясминә. Теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: