Якты юл
  • Рус Тат
  • Калмаш урта мәктәбе коллективы Нәсим Сәлимгәрәевны 60 яшьлеге белән котлый!

    --, 6 июнь 2018 - 13:04
    117
    0
    0

    Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Калмаш урта мәктәбе коллективы Нәсим Нәкыйп улы Сәлимгәрәевны 60 яшьлек юбилее белән тәбрик итә. 
    Хөрмәтле Нәсим Нәкыйпович! Сез Калмаш урта мәктәбендә күп еллар хезмәт, сызым һәм рәсем укытучысы булып эшләп, балалар, ата-аналар һәм хезмәттәшләрегез алдында хөрмәт казандыгыз. Тырыш, эшкә уңган, җитмеш төрле һөнәр остасы сез. Бүгенге көндә укытучы эшеннән читтә булсагыз да, балаларга тәрбия бирүне дәвам итәсез. Сез, тәвәккәлләп, үз ихатагызда кызыклы экспонатлар туплап, авылыбызның тарихын чагылдыручы «Авыл музее» булдырдыгыз. Аны авылдашларга, мәктәп укучыларына тәрбия чарасы буларак тәкъдим итәсез. Йөрәгегездә бу дәрт сүнмәсен, сүрелмәсен. Киләчәктә дә матур уй-хыялларыгыз тормышка ашсын. 
    Туган көнегез котлы булсын! Сезгә исәнлек-саулык, күтәренке күңел, тормыш муллыгы, озын гомер телибез. 

    Туган көнегез – юбилеегыз белән
    Чын күңелдән Сезне котлыйбыз.
    Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
    Күңел тынычлыгы телибез.
    Юлыгызга ак бәхетләр яусын,
    Шатлык балкып торсын йөзегездә. 
    Кайгы-хәсрәт баш очыннан узсын –
    Шул теләкләр бездән үзегезгә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: