Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Калмаш урта мәктәбе коллективы Мәүлия Фәсахованы 60 яшьлеге белән котлый!

21 сентября 2018, 11:05

776

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Калмаш урта мәктәбе коллективы мәктәп хезмәткәре Мәүлия Әхмәдулла кызы Фәсахованы 60 яшьлек юбилее белән котлый. 
Тормыш мәшәкатьләренә уралып, кылган гамәлләргә шатланып, борчулы вакытларда дус-туганнарга таянып, шатлык-куанычларга сөенеп еллар артыннан еллар үтә. Без бүген Сезне чираттагы юбилеегыз белән тәбрик итәбез.
Тырышлык һәм үҗәтлек белән корган матур дөньягызда тормыш иптәшегез Рифкать абый белән бергә матур итеп яшисез. Балаларыгызга матур тәрбия бирдегез. Алдагы көннәрдә аларның шатлык-куанычларын бүлешеп, исән-сау булып, иминлектә яшәргә язсын. Без Сезгә бәрәкәтле озын гомер, балалар һәм оныклар игелеге, тигезлек, җан тынычлыгы телибез. 

Йорт– җирегез шау чәчәктә булсын,
Тормышыгыз булсын түгәрәк!
Сезгә шатлык-куанычлар өстәп,
Оныклар да үссен тәгәрәп.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X