Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Калмаш авылының «Ләйсән» балалар бакчасы коллективы Гөлчирә Сәләхованы туган көне белән котлый!

10 августа 2018, 10:15

875

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Калмаш авылының «Ләйсән» балалар бакчасы коллективы бакчада кече тәрбияче булып эшләүче Гөлчирә Нәкыйп кызы Сәләхованы 55 яшь тулган көне белән котлый. 
Хөрмәтле Гөлчирә Нәкыйповна! Уйлаган максатыгызга колач җәеп атлаучы тәвәккәл, тынгысыз, эшсөяр ханым сез. Бөтен көчегезне, белемегезне, тырышлыгыгызны игелекле хезмәткә – балалар тәрбияләүгә багышладыгыз. Коллективыбызда 30 елдан артык хезмәт куясыз, балалар белән бар күңелегезне биреп эшлисез, аларның шатлыкларына сөенеп, борчуларын үзегезнеке итеп яшисез. Һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы кеше буларак хезмәттәшләр арасында зур ихтирам яуладыгыз. 
Гөлчирә Нәкыйповна, туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетлэр телибез. Алдагы көннәрдә дә якыннарыгызның кадерлесе, балаларыгызның таянычы, терәге булып, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, сөенеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Туачак таңнарыгыз hәрвакыт нурлы, күк йөзегез hәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне шатландырып яшәгез!

Күпме булса җирдә изге теләк –
Без телибез Сезгә барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең hәрбер таңында.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев