Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кадрия Шәмсиеваны туган көне белән Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы котлый!

05 апреля 2019, 10:45

785

0

0

Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы хуҗалыкта терлекче булып эшләүче Кадрия Мәгъсүмҗан кызы Шәмсиеваны ихлас күңелдән туган көне белән тәбрикли, аңа иң изге теләкләрен юллый.
Хөрмәтле Кадрия Мәгъсүмҗановна! Гомерегез мактаулы хезмәт юлы белән үрелгән, тормышыгыз да сокланырлык. Ничәмә-ничә еллар авыл хуҗалыгындагы иң авыр тармакта – терлекчелектә эшләп, ил табынын баетуга лаеклы өлеш кертәсез. Вакытыгызны да, көчегезне дә кызганмыйсыз. Һәр яктан уңган-булган, тырыш һәм намуслы хезмәткәр Сез! Шуңа күрә хуҗалыгыбызда абруегыз да зурдан. 
Киләчәктә дә тормышыгыз бөтен, мул, йортыгыз кунакчыл булсын, алтын кулларыгыз сызлауны, тынгысыз җаныгыз ару-талуны белмәсен. Саулыкка тиенеп яшәргә, тапкан бәхетегезне югалтмыйча, бәрәкәттә, муллыкта гомер итәргә язсын. Исән-имин булыгыз, гаилә һәм балалар бәхетенә куанып, рух күтәренкелеге белән яшәгез. Юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын!

Ак карлардай ап-ак бәхет телибез,
Озын булсын гомер юлыгыз.
Шул гомерне ныклы саулык белән,
Борчу-мәшәкатьсез узыгыз.
Тыныч булсын күңелегез,
Эшләрегез барсын, гөрләсен.
Гомер буе Сезнең йөрәгегездә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев