Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Абдул авылыннан Ризилә Хисамиеваны юбилее белән туганнары котлый!

20 июля 2018, 13:40

787

0

0

Иске Абдул авылында туып-үскән, бүген дә шунда гомер итүче туганыбыз Ризилә Мөхлисулла кызы Хисамиеваны 55 яшьлек матур юбилее белән тәбрик итәбез. 
Кадерлебез! Гомер бәйрәмең көнеңдә сиңа иң изге, иң якты, иң матур теләкләребезне юллыйбыз, киләчәктә дә тормыш иптәшең Булат белән пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, балалар, оныклар бәхетенә куанып, исән-имин яшәвеңне телибез.
Син, газизебез, гаилә һәм туган җанлы кеше. Һәрвакыт ишегең ачык, өстәлең мул, без туганнарыңны һәрчак якты йөз белән каршы аласың. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа. Йортыгызда син ышанычлы тормыш юлдашы, кадерле әни һәм яраткан әби, авылда хөрмәтле ханым. 
Туачак таңнарың һәрвакыт аяз, тыныч булсын. Һәрчак шулай ачык йөзле, миһербанлы булып кал. Тормышыгыз бөтен, гаиләгез тату булсын, туганнар белән һәрвакыт аралашып, безнең күңелләргә ямь өстәп, үзеңнең барлыгың белән куандырып яшә әле. 

Гомер юлың озын булсын,
Тыныч булсын туар көннәрең.
Авыр чакта безгә терәк син,
Озак яшә, безгә кирәк син.
Алда сине тыныч картлык көтсен,
Гел шатланып яшә дөньяда.
Без бәхетле – таянырлык кеше,
Кадерлебез, тик син булганга.

Иң матур теләкләр белән туганнарың Ираида һәм Гаяз Хуҗиннар гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев