Якты юл
  • Рус Тат
  • Иске Абдул авылыннан Габденур Камалетдиновны юбилее белән котлыйбыз!

    --, 6 июнь 2018 - 14:25
    139
    0
    0

    Иске Абдул авылында гомер итүче кадерле кешебез Габденур Шәйхелзаман улы Камалетдиновны 60 яшьлек олы юбилее белән чын йөрәктән котлыйбыз!
    Безнең өчен бик тә кадерле, газиз әтиебез! Тормышны төптән җигелеп тартучы көчле, гайрәтле ир асылы син. Әлеге матур бәйрәмең уңаеннан сиңа теләкләрнең иң изгесен, йөрәк түреннән чыккан иң хислесен, иң җылысын юллыйбыз. Саулык – яшәешнең асылы. Ул булса, барысы да була, шуңа да иң беренче чиратта сәламәт булуыңны телибез. Гаилә, балалар шатлыгына куанып, әниебез белән озак еллар гомер итегез. Сиңа язлар яшәү дәрте, җәйләр җылылык, көзләр муллык, ә кыш күңел аклыгы бүләк итсен.
    Син – әниебезнең ышанычлы гомер юлдашы, без балаларыңның таянычы, терәге, киңәшчесе һәм ярдәмчесе. Йомшак күңелле дә син, кирәк икән, таләпчән дә. Синдәй әти булу – олы бәхет ул. 

    «Әткәй» сүзен әйткән саен рәхәт җанга,
    Әйткән сүзең, киңәшләрең дәва җанга.
    Әниебез – кояш булса, син – аебыз бит,
    Озак яшә, кадерлебез, 100 яшькә җит!

    Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Зәрия, балаларың Айнур, Алия, Айназ.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: