Якты юл
  • Рус Тат
  • Иске Абдул авылыннан Фәһимә Хәзрәтгалиеваны 80 яшьлеге белән туганнары котлый!

    --, 8 август 2018 - 10:00
    209
    0
    0

    Иске Абдул авылында гомер итүче кадерле кешебез Фәһимә Шәмсетдин кызы Хәзрәтгалиеваның бүген – 8 августта 80 яшьлек олы юбилее. 
    Кадерлебез, сине ихлас күңелдән матур бәйрәмең белән котлыйбыз. Син – тормышыбыз маягы, яшәү чыганагыбыз. Төп нигезебездә туганлык җепләрен, йортыбыз җылысын саклап яшәүче изге фәрештәбез. Гомерең буе гаилә, балалар дип яшәдең. Барысы өчен дә мең рәхмәт сиңа. Авылыбызда игелекле эш башкардың – лаеклы ялга чыкканчы фельдшер-акушерлык пунктында санитарка булып эшләдең, бик күп кешеләргә ярдәм кулыңны суздың. 
    Әтиебез белән бергәләп, без балаларыңны җил-яңгырлар тидерми үстердегез, ныклы тәрбия биреп, зур тормыш юлына бастырдыгыз. Бүген дә безнең өчен янып яшисез. 
    Кадерлебез, бердәнберебез безнең! Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетләрең мул булсын. Безнең күңел җылыбызны тоеп, җан тынычлыгы белән, сау-сәламәт булып озак яшә. Картлыгың тынычлыкта һәм муллыкта узсын.

    Уйлама әле картаям дип, 
    Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә. 
    Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең, 
    Урыннарың булсын гел түрдә. 

    Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Мөнәвир, балаларың, киленең, оныкларың һәм туганнарың.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: