Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иштирәк авылыннан Шәйфетдиновлар гаиләсен алтын туйлары белән котлыйбыз!

04 июля 2018, 10:25

1399

0

0

Иштирәк авылында гомер итүче кадерледән-кадерле кешеләребез – әти-әниебез Фәрид Зәки улы һәм Рауза Мәзгуть кызы Шәйфетдиновларның алтын туйлары – гаилә корып яши башлауларына 50 ел тулды.
Кадерлеләребез! Гомер юлыгызда шатлыклар да, борчулар да җитәрлек булган. Сез аларны иңне-иңгә куеп, бергә күтәргәнсез. Бер-берегезне ихтирам итеп, һәрвакыт юл куеп, авыр мизгелләрдә бер-берегезгә терәк булып, кайгысын да, сөенечен дә уртаклашып, бер-берегезне ярты сүздән аңлап, искиткеч матур гомер кичерәсез. Янәшәбездә безнең өчен өзелеп торучы, кайгыртып яшәүче кешеләребез булу белән без бик бәхетле. Акыллы киңәшләрегез, изге догаларыгыз безгә тормышта һәрчак ярдәм итә, хак юлны күрсәтә. Аллаһы Тәгаләдән күңел тынычлыгы, хәерле озын гомерләр сорыйбыз сезгә. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы белән, балаларыгыз һәм оныкларыгызның кайгыртуларын тоеп, безне сөендереп, озак яшәвегезне телибез. 

Мәңге-мәңге шулай тәрәзләрдә
Балкып торса иде утыбыз. 
Һәрчак безне каршы алса иде
Әти-әни, җылы йортыбыз.

Иң изге теләкләр белән кызыгыз Руфина, улларыгыз Ринат, Дамир, кияүләрегез, киленнәрегез, оныкларыгыз. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев