Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ираида Ефремовнаны туган көне белән күршеләре котлый!

30 июня 2019, 09:10

668

0

0

Ираида Ефремовнаны туган көне белән күршеләре котлый!

Иске Абдул авылында яшәүче күршебез Ираида Ефремовнаны гомер бәйрәме белән чын йөрәктән котлыйбыз, иң матур теләкләребезне юллыйбыз. 
Кадерле күршебез! Синдәге асыл сыйфатлар бер бәйләм! Матурлыкны да, күңел гүзәллеген дә, юмартлыкны да, сабырлыкны да кызганмаган сиңа Ходай Тәгалә. Кайчан керсәк тә, йөзең ачык, нурлы, табының сыйлы, күңелең киң, эчкерсез, мәрхәмәтле. Сине күреп бер сөйләшсәң, дөньялар түгәрәкләнеп, җаннар канатланып китә. Ярдәмчел, юмарт, кешелекле булганың өчен яратабыз да инде без сине. Күршебез, киләчәктә дә бер-беребезнең шатлыкларына куанып, озын, тыныч гомер кичерергә язсын иде. Синдәй күңелне кырырга картлыкның көче, ташлап китәргә яшьлекнең ихтыяры җитмәсен. Без сиңа кояштай озын гомер, ныклы сәламәтлек, балаларың һәм оныкларың бәхетенә куанып яшәвеңне телибез. Алдагы көннәрдә дә бер-беребез белән аралашып, бәхетле күршеләр булып яшик әле.

Илледә бит гомер йомгагының
Тик яртысы гына сүтелгән.
Әле алда зур бәхетләр булсын
Язмышыңнан бүләк ителгән.

Ихтирам белән күршеләрең Әгъләмовлар гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев