Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ираида Белголованы 50 яшьлек юбилее белән С.Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе коллективы котлый!

03 июля 2019, 08:55

565

0

0

С.Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы хуҗалык кибетендә сатучы булып эшләүче Ираида Ефремовна Белголованы гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее белән тәбрик итә. 
Хөрмәтле Ираида Ефремовна! Матур гомер бәйрәмегездә Сезгә иң изге, иң ихлас теләкләребезне юллыйбыз. Кешене хезмәт бизи, Сез дә үз эшегезне бар күңелегезне биреп, гаҗәеп оста итеп, белеп, яратып башкарасыз, һәркемгә карата ачык йөзле, тәмле телле Сез. Уңай сыйфатларыгызны санап китсәң, очы-кырые юк. Алга таба да коллективыбызның абруйлы хезмәткәре булып, яраткан эшегездә армый-талмый хезмәт куегыз. Бүгенгедәй ягымлы, тормыш сөючән, игътибарлы, омтылышлы булып калыгыз.
Гаиләгездә дә Сез уңган-булган хуҗабикә, ышанычлы тормыш иптәше, кадерле әни һәм яраткан әби. Гаиләгез гел шулай матур булсын, тормыш иптәшегез белән иңгә-иң куеп, озын гомер юлы узарга, кызыгыз, киявегез, оныкларыгыз белән аларның уңышларына куанып яшәргә, сау-сәламәт булырга язсын.

Чәчелмәсен җиләк тәлгәшләре,
Йөзгә тулсын еллар бәйләме.
Саулык белән бәхет алып килсен
Сезгә ел да гомер бәйрәме.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев