Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Инсаф Шәриповны туган көне белән гаиләсе котлый!

16 августа 2019, 14:15

930

0

1

Әлмәт районы Миңнебай авылында туып-үскән, бүген Таулык авылында яшәүче кадерле кешебез Инсаф Габсамат улы Шәриповны чын йөрәгебездән туган көне белән тәбрик итәбез. 
Газизебез, син безнең өчен гомер юлыбызда ныклы терәк. Гаиләбезне игътибарың белән урап, күңелең яктылыгын биреп, тормышыбызны мул һәм тулы итәргә тырышып яшәдең, яшисең. Тыныч, күндәм, сабыр күңелең артында теләсә нинди тормыш сынауларын җиңәрлек алтын йөрәгең бар. Син гаҗәеп юмарт та, киң күңелле дә, туган җанлыклы да, изге, йомшак күңелле дә.
Киләчәктә дә бергә-бергә безнең бәхет-шатлыкка куанып яшәргә, озын гомер кичерергә язсын сиңа, кадерлебез. Кунакчыл йортыбызның ишекләре һәрвакыттагыча ачык, йөзең нурлы, табыннарыбыз мул булсын. Саулык-сәламәтлек белән гомер кичер, алда килгән туган көннәреңне дә өй түрендә, якыннарың янәшәсендә бәйрәм итәргә насыйп булсын. 
Туган көнең белән котлап, сиңа ныклы сәламәтлек, аяз көннәр, бәхетле гомер телибез. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә. Һәр көнең шатлыкта үтсен, йортыбыздан җылылык һәм бәрәкәт бөркелсен, безне сөендереп озын-озак яшә әле.

Гомер буе ак бәхетләр
Яусын әле йөргән эзеңә.
Безгә кылган бөтен яхшылыгың
Меңе белән кайтсын үзеңә.
Әле тагын, кадерлебез, бик күп еллар
Дәртле типсен кайнар йөрәгең.
Кояш кебек тансык, нурлы йөзең,
Маяк төсле киңәш-сүзләрең.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Дәйсирә, улың Фәһим, кызың Фәһимә, киленең Гүзәл, оныгың Айрат. 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X